Мамадыш шәһәрендә комплекслы чара узды

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Узган атнада Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Мамадыш муниципаль районында комплекслы чара оештырылды һәм үткәрелде.

Үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында” 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә Мамадыш шәһәрендәге “Магнит” һәм “Пятерочка” кибетләрендә 162 исемле продукция буенча бәяләргә мониторинг уздырылды. “Пятерочка” кибетендә кибет җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән консультация уздырылды, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча тулы җаваплар бирелде.

Шәһәр кибетләрендәге (“Пятерочка” кибете, “Агроторг” ҖЧҖ; шәхси эшкуар С.Р.Җәләеваның “Акчарлак” кибете; шәхси эшкуар Л.П.Кәримованың “Шатлык” кибете) социаль-әһәмиятле туклану продуктлары бәяләренә мониторинг уздырылды, исемлеккә кертелгән социаль-әһәмиятле туклану продуктларының барча ассортименты сатуга куелган, бәяләрне арттыру күзәтелми.

Шулай ук шәһәр базарындагы 24 исемле продукт буенча да бәяләргә мониторинг һәм ваклап сату челтәрләрендә “Пивоварня Москва Эфес” ЯАҖ, “Булгарпиво” ААҖ һәм “Белый кремль” сыра кайнату заводы җитештергән сыраларның сатуга куелган булуына мониторинг уздырылды.

Мамадыш шәһәренең Мәгарифне үстерү үзәге “Забота” пансионатында ял итүче өлкән буын белән очрашу уздырылды. Очрашуда катнашучы кешеләргә “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең кулланучыларга турыдан-туры кагыла торган бүлекләре, РФ Хөкүмәтенең “Техник катлаулы товарлар исемлеген раслау турында” 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары буенча аңлатмалар бирелде.

Хәзерге вакытта биредә 22 кеше ял итә, алар чарада актив катнашты. Катнашучыларның күбесендә көнкүрештә юлыга торган сораулар иде. Аларны төрле холыклы, ә атап әйткәндә, дару препаратларын, медицина билгеләнешендәге предметларны алмаштырып булу-булмавына яки алар өчен акчаны кайтарып алу мөмкинлеге булу-булмавына кагылышлы сораулар кызыксындыра иде. Очрашуда катнашучылар шулай ук сыйфатсыз азык-төлек товарларына кагылышлы мәсьәләләр буенча да консультация алды. Аларның барысына да кулланучылар базарына кагылышлы сорауларга белгечләр тарафыннан квалификацияле һәм тулы җаваплар бирелде, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучы белешмәлекләре таратылды.

Чара дустанә һәм киеренке булмаган атмосферада узды. Пансионат җитәкчелеге, үз чиратында, ял итәргә килүче һәр яңа агымның кулланучыларның хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән очрашуны түземсезлек белән көтеп алуы хакында билгеләде һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына, белгечләрнең шәһәрдә яшәүчеләрнең кулланучылык белеме дәрәҗәсен арттыруы өчен, рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International