Саба районының Юлбат авылында яшәүчеләр белән очрашу

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Смартфон янә җимерелде, мебель гарнитурының онытып калдырылган детален һаман да китереп җиткерә алмыйлар, сайтта заказ биргән әйбер урынына башкасын алып килделәр, сатучы акчаны кайтарып бирү турындагы таләбемне инкарь итә. Әлеге исемлекне тагын да дәвам иттерергә була. Кулланучы нәрсәгә хокуклы һәм мондый хокукны ничек тормышка ашырырга?

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы халыкның кулланучылык белемен арттыру максатларында профилактика чараларын даими рәвештә уздырып килә.

2019 елның 17 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов катнашында, Саба муниципаль районы Юлбат авылында яшәүчеләр өчен гражданнарны урынга чыгып кабул итүне һәм әлеге җирлек хезмәткәрләре өчен семинар-уку уздырды. Кабул итүнең максаты кулланучылар базары өлкәсендәге закончалык мәсьәләләре һәм алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне сату, кулланучылар базарында  мөстәкыйль һәм грамоталы эш итүнең тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләләре буенча халыкның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт иде.

Юлбат авылында яшәүчеләрне кабул итү нәтиҗәсендә файдалы консультация өчен рәхмәт белдерелде. Юлбат авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рәшит улы, мондый очрашулар, сөйләшүләр аркасында авыл җирлегендә яшәүчеләр гамәлдәге законнар буенча кирәкле белешмәләрне үз вакытында ала, дип билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International