Эшләнгән план нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Центр милосердия” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге” ДАСХУ хезмәткәрләре тарафыннан ТР Арча муниципаль районының Яңа Кенәр авылында өлкән кешеләр өчен чара оештырылды һәм уздырылды.
Чарада кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы тормыш хәлләре һәм проблемалар турында сөйләшенде. Тормышта күпчелек кешеләр юлыга торган мәсьәләләрне хәл итү юллары да каралды. Чыгышлар җылы һәм уңайлы мохиттә узды, эзлекле рәвештә файдалы һәм кызыклы әңгәмә формасын алды. Шулай ук төрле мәгълүматлар чагылдырылган кулланучы буклетлары, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының координаталары белән визит карточкалары һәм “Вестник потребителя” газетасы таратылды.