Изгелектә – индивидуаль ярдәм

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үззгендә булдылар.

Бүлек белгечләре индивидуаль ярдәм күрсәтү өчен чакырылган иде. Үзәктә ял итүче физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән аерым-аерым очрашулар уздырылды. Дәгъва хатларын төзүдә ярдәм күрсәтелде, “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 2300-1 номерлы РФ Законының, РФ Хөкүмәтенең “Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрен раслау турында” 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карарының төп нигезләмәләре аңлатылды. Үзәктә ял итүчеләр кулланучы буларак үзләренең хокуклары бозылуга кагылышлы барлык сорауларга квалификацияле җаваплар алды.

Ял итүчеләргә буклетлар таратылды, аларны Чаллы территориаль органының 71-43-03 номерлы “Кайнар линия” эше белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International