"Балкыш"та очрашу

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Өлкән гражданнарның кулланучылык белемен арттыру максатларында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов катнашында ТР Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылындагы "Балкыш" тернәкләндерү үзәге" автоном коммерциясез оешмасында өлкән буын вәкилләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту уздырылды.

Гражданнар, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр, еш кына тиз ышанучан һәм беркатлы була. Тыңлаучылар кулланучыларга бәйле законнар турында, эшләр башкарганда кулланучы хокукларын ничек якларга кирәклеге, кулланучы хокукларын бозган өчен җаваплылык, начар сыйфатлы товарны ничек итеп дөрес алмаштырырга кирәклеге турында мәгълүмат алды. Лекцияләр барышында тыңлаучылар тәкъдим ителгән темалар буенча актив рәвештә сораулар бирде, шул ук вакытта аларга техник катлаулы товарлар, кесә телефоннары сатылганда кулланучыларның хокукларына, товарлар сатып алынганда аны иминиятләштерергә өндәүнең законлылыгына бәйле мәсьәләләр буенча, сатучылар тарафыннан туклану продуктларына һәм азык-төлек булмаган товарларга акцияләр уздырылганда тулы һәм төгәл мәгълүматларны җиткерү һ.б. турында да аңлатмалар бирелде. Барлык сорауларга да тулы җаваплар һәм киңәшләр бирелде. Мондый лекцияләрдә пенсия яшендәге кешеләр үзләрен, якыннарын ничек сакларга кирәклеге хакында беләләр.

Чара уздыру барышында "Кулланучы белешмәлеге" буклетлары һәм "Вестник потребителя" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International