2019 елның 25 гыйнварында Алабуга муниципаль районында Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Комиссия эшендә Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад һәм проектлар буенча җитәкчесе Рем Закиров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы Г.Т.Вафина, Алабуга районы буенча ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре, Роспотребнадзор идарәсенең ТО, салым хезмәте, Үзәк район хастаханәсенең наркология бүлеге хезмәткәрләре, "Алкоторг" ҖЧҖ, "Татспиртпром" ААҖ вәкилләре, шулай ук сәүдә объектларының һәм җәмәгать туклануы объектларының җитәкчеләре катнашты.
Комиссия утырышында 2018 елда Алабуга муниципаль районы территориясендә алкоголь продукциясен һәм катнашында спирт булган продукциянең легаль булмаган әйләнешен чикләү эшенә йомгак ясалды. 2019 елга максатлар һәм бурычлар билгеләнде.