Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Минзәлә муниципаль районында тулы чаралар комплексын уздырды.
Бүлек белгечләре тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында" 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә Минзәлә шәһәренең "Магнит" һәм "Пятерочка" кибетләрендә азык-төлек бәяләренә мониторинг уздырылды. "Магнит" кибетендә кибет җитәкчелеге һәм хезмәткәрләр белән консультация эше уздырылды, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре буенча тулы җаваплар бирелде. Азык-төлек товарларында җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучыларның хокукларын яклауга; товар бәясенә карата сатып алучыларда ялгыш фикер уятуга бәйле мәсьәләләр кузгатылды.
Шәһәрдәге кибетләрдә ("Тандер" АҖ "Магнит" кибете; "Агроторг" ҖЧҖ "Пятерочка" кибете; шәхси эшкуар Э.М.Саттарованың "Для Вас" кибете) социаль-әһәмиятле туклану продуктлары бәяләренә мониторинг уздырылды, исемлеккә кертелгән социаль-әһәмиятле туклану продуктларының барча ассортименты сатуга куелган, бәяләрне арттыру күзәтелми.
Шулай ук ваклап сату челтәрендә "Пивоварня Москва Эфес" ЯАҖ, "Булгарпиво" ААҖ һәм "Белый кремль" сыра кайнату заводы җитештергән сыраларның сатуга куелган булуына мониторинг уздырылды һәм Минзәлә шәһәре базарында 24 исемле продукт буенча бәяләр тикшерелде. Минзәлә шәһәре базарында кизү оештырылды, белгечләр райондагы эшкуарлар һәм кулланучылар белән аралашты. Чара барышында кулланучылар базары өлкәсендәге конкрет хәлләр каралды. Килгәннәрнең барысына да ТР Дәүләт инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар таратылды. Шунысын билгеләп үтәсе килә, буклетлар тарату шулай ук үзенә күрә нәтиҗәле мәгълүмат бирү-аңлату эше булып тора. Белешмәлекләрдәге мәгълүматларның юнәлеше кыска тәгаенләнешле, бу исә кулланучыга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә үзен борчыган сорауга тиз арада җавап табарга һәм аны нәтиҗәле хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Урынга чыгып уздырыла торган моңа охшаш чаралар Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан ай саен гамәлгә ашырыла. Теләге булганнар шулай ук кулланучылар базары өлкәсендә килеп туган барлык сораулары белән кайнар линия телефонына мөрәҗәгать итә ала: 8(8552)71-43-03.