Яңа, җайлы мебельдән ничек канәгать калырга

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Өегездәге мебельне яңартырга уйладыгыз, ди. Кайсы нечкәлекләргә игътибар итәргә һәм ничек итеп дөрес сайларга, хаталанудан үзеңне ничек саклап калырга?

           1 нче кагыйдә. Нигезле һәм үлчәнгән карар

Мебель – ул барлык интерьерга туры килә торган өйнең бер өлеше булып тора.

           2 нче кагыйдә. Профессиональ дизайнер

Шунысын белеп тору әһәмиятле: мебель дизайны өчен зәвыкъ һәм стиль белү генә җитми шул әле. Моннан тыш мебель җитештерүгә бәйле зур тәҗрибәгә һәм белемнәргә дә ия булырга кирәк.

            3 нче кагыйдә. Төгәл үлчәм алу

Үлчәмнәр мебельнең төп техник параметрларын билгели.

Сез иске принципка таянып эш итәргә тиеш: 7 кат үлчә, бер кат кис. Мисал өчен, ишекләре ябылмый торган шкафны кат-кат эшләткәнче, баштан ук 7 мәртәбә үлчәвең хәерле. 

          4 нче кагыйдә. Профессиональ җыю

Сүз мөстәкыйль җыю турында да, профессиональ оешмалар көче белән җыю турында да бара. Заманча мебель предметы – катлаулы һәм төгәл механизм. Шкафны яки диванны дөрес җыю өчен дрель һәм шөреп борып кертә торган җайланмалар белән эшләү күнекмәсе генә җитми. Мебель һәм фурнитура детальләре белән эш итә белү тәҗрибәсе дә сорала.

           5 нче кагыйдә. Мебельгә фәкать әзер бүлмә өчен заказ бирү

Әгәр бүлмә ахырына җиткереп төзекләндерелмәгән, идәннәре дә юк икән, ул вакытта үлчәм алырга ярамый. Хәтта киләчәктә идән белән стенаның нинди калынлыкта булачагын төгәл белсәгез дә.

Үлчәм алу эшен бүлмәдәге стеналар, идән һәм түшәм тулысынча эшләнеп беткәч кенә уздырырга кирәк. Хәтта бик аз гына үзгәрешләр дә мебельне үзе өчен билгеләнгән уемнан җиңел генә кертеп җибәрүгә комачау итәргә мөмкин.

         6 нчы кагыйдә. Мебельгә үз вакытында заказ бирү

Заказ буенча мебель әзерләү шактый вакыт ала. Хәтта 3 айга кадәр сузылырга мөмкин. 3 ай буе кухнядан башка күз алдына китереп карагыз! Шунда ук срокларны киметеп карау омтылышы ясала. Мондый омтылыш нәрсә белән тәмамланырга мөмкин?

  1. Әштер-өштер әзерләнгән дизайн-проект.
  2. Ашыгыч рәвештә сайланган, проектка туры килми торган, ә иң беренче чиратта кулай булган материал.
  3. Әзерләү срогын киметәчәк җитештерүче-фирманы сайлау.

         7 нче кагыйдә. Гарантия срогы булу

Гарантия – ул сүздә генә түгел, ә мебельнең сыйфатын аның эше белән дә дәлилләү, дигән сүз. Товар сыйфатлы, дип күпләр әйтә ала, ә гарантия бирү һәм сыйфат өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу – һәркемнең дә хәленнән килмәскә мөмкин. Сатып алучыга бу үзенә бер төрле индикатор кебек: гарантия срогы зуррак булган саен, товарның реаль сыйфаты да югарырак була.

Шул рәвешле, мебель сайлаганда әлеге кагыйдәләрне истә тоткан очракта, көтелмәгән күңелсезлекләрне булдырмый калу мөмкинлеге дә югарырак булачак. Мисал өчен, Чаллыда яшәүче бер ханым, бүлмә эчен "чама белән" үлчәп, йокы бүлмәсе өчен мебельгә индивидуаль заказ ясаган. Мебель җыелып беткәч, аның артык зур булуы һәм бүлмәдәге бөтен иркен урынны алып торуы ачыкланган. Заказ ясаганда кулланучы тәҗрибәле дизайнерга мөрәҗәгать итмичә бик зур хата ясаган, югыйсә бүлмәсен максималь күңелгә ятышлы, кулланылышлы һәм күп яктан функциональ итеп планлаштыра алган булыр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International