2019 елның 22 гыйнварында Арча районының КФҮ ДБУ филиалы бинасында кулланучыларны консультацияләү буенча урынга чыгып чара уздырылды. Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина, ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллин, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Ф.М.Сабиров катнашты.
Чараны уздыру максаты районның социаль-икътисадый өлкәсендә һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерүдән һәм кулланучыларның үз хокукларын яклау мәсьәләләрендә мәгълүматлы булу дәрәҗәсен арттырудан гыйбарәт иде.
Килгән кешеләргә кулланучылар турындагы законнарның нигезләре, дәгъва белдерү тәртибе һәм аны карау сроклары, сыйфатсыз товарга акчаны кайтарып бирү тәртибе турында аңлатылды. Чара кысаларында шулай ук әңгәмә барышында килеп туган сораулар буенча да консультацияләр бирелде.
Кулланучылар өчен кулай урында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематиканы колачлаган буклетлар, "Вестник потребителя Татарстана" газеталары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары таратылды.
Чаралар дәвам иттереләчәк.