Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре тарафыннан Пенсия фонды идарәсе белгечләре катнашында Чистай китапханәсе бинасында Өченче буын университетының "Хокук белемнәре мәктәбе" төркемендә "Кулланучыларның хокукларын яклау" темасына дәрес уздырылды.
Өченче буын университеты – ул өлкән яшьтәгеләр белән эшләүнең яңа формасы, агарту һәм белем бирү курсларын, иҗат остаханәләрен, төрле программалар буенча курслап укытулар оештыруны үз эченә ала. Факультетка төркемнәр туплаганда бернинди дә критерияләр каралмаган. Иң мөһиме – үз тормышыңны үзгәртергә, аны тагын да ямьлерәк һәм кызыклырак итәргә теләү нияте. Әлеге дәресләр өченче буын кешеләренә буш вакытларын файдалы итеп уздырырга булыша, аралашу, фикер алышу, актуаль мәсьәләләр турында сөйләшү, үз белемнәрең белән уртаклашу, мәнфәгатьләре туры килә торган аралашу даирәсен киңәйтү мөмкинлеген бирә, шулай ук хәзерге зур алгарыш белән дәвам иткән көндәлек тормышыбызда барган хәлләргә төшенергә булыша.
Чара башында тыңлаучыларга Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау институтының торгызылу тарихы турында, республиканың кулланучылар базарында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тоткан урын турында сөйләделәр.
"Сорау-җавап" форматында корылган чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау турындагы төп закон нигезләмәләре каралды. Территориаль орган эшендә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә, шул исәптән суд практикасына, кагылышлы иң кызыклы һәм еш очрый торган мисаллар китерелде.
Тормыш тәҗрибәсен туплаган кешеләр даирәсендә узган вакыт сизелмичә һәм һәркем өчен файдалы итеп үтеп китте.