2018 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 141 чара уздырылды, алардан 85 чара Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре катнашында гамәлгә ашырылды, бу чаралар барышында гамәлдәге законнарның бозылу очраклары ачыкланды.
Легаль булмаган әйләнештән 2600 литр алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция тартып алынды, алардан 2000 литры – сыра һәм сыра эчемлекләре. Әйтик, эчемлекләрне агызып сата торган кибетләрдә еш кына кулланучыга кирәкле мәгълүматтан, товар-транспорт документларыннан башка, шулай ук яраклылык вакыты узган сыра һәм эчемлекләр сатыла. Мондый сыра легаль булмаган әйләнештә дип таныла һәм тартып алына.
Катнашында спирт булган, "икеләтә" билгеләнештәге продукцияне ачыклау һәм әйләнештән алу контроль-инспекция эшчәнлегендәге төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Әйтик, 2018 елда, 240 литр продукция алынган, шулар исәбендә декабрь аенда "Реставрация подушек" кибетендә 100 мл савытларга салынган "Фармацевтик антисептик катнашма" дигән 300 флакон тартып алынды, алардагы спирт катнашы 95% тәкшил итә, һәм алар "икеләтә" билгеләнештәге спирт катнашмалы продукция булып санала, чөнки халыкның билгеле бер катлауларында азык-төлек максатларында да кулланыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан 2018 елда, алга таба юкка чыгару өчен, конфискацияләнгән 5000 литр алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция "Росспиртпром" ААҖ тапшырылды.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының эшчәнлеге хуҗалык итүче субъектлар өчен дә, гражданнар өчен дә үзара хезмәттәшлек итү өчен мөмкин булганча ачык. Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне ваклап сату базарындагы хокук бозуларның шактый өлеше фәкать гражданнарның мөрәҗәгатьләре аркасында ачыклана һәм чикләнә, мондый мөрәҗәгатьләр язмача рәвештә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталының интернет-кабул итү системасы аша, "кайнар линия" телефонына һәм "Халык контроле" ДМС аша килә. 2018 елда, шул рәвешле, Әлмәт шәһәрендә яшәүчеләрдән "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына 76 мөрәҗәгать килде. Алардан 32 заявка расланды, мөрәҗәгать итүчеләр 40 мең сум күләмендә матди бүләк алды.