Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан, Россия ЭЭМ "Югары Ослан" ПБ хезмәткәрләре белән берлектә, 2019 елның 22 гыйнварында административ эзләтү кысаларында Югары Ослан районының Сеитово авылындагы кибет каралды.
Карау барышында күп кенә хокук бозулар: алкоголе зур булган эчемлекләрне лицензиясез, документларсыз сату очраклары ачыкланды. Әйләнештә ясалма икәне ачыктан-ачык күренеп торучы маркалар белән маркаланган алкоголь дә бар иде. Легаль булмаган әйләнештән 158,02 л суррогат тартып алынды. Хәзерге вакытта тикшерү эше дәвам итә, легаль булмаган эшчәнлеккә юл куйган затлар даирәсе ачыклана.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эш "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгать буенча кузгатылды. Мөрәҗәгать итүчегә акчалата түләү биреләчәк.