Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан 2019 елның 17 гыйнварында административ эзләтү кысаларында Буа районының Наратбаш авылындагы кибет каралды. Карау барышында алкогольле продукцияне документлардан башка, БДАМС теркәмичә сату факты билгеләнде. 125,79 алкогольле продукция тартып алынды. Хәзерге вакытта административ эзләтү эше алып барыла, аның нәтиҗәсендә тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әлеге эш "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгать буенча кузгатылды. Мөрәҗәгать итүчегә акчалата түләү биреләчәк.