"Минем аларны җәзага тартасым килә!" – Чаллы территориаль органына өлкән яшьтәге кулланучы әнә шундый сүзләр белән килеп керде. "Октябрь аенда бүлмә ишеге сатып алуга шартнамә төзедем, ләкин аны 2018 елның 20 декабрендә генә китерделәр. Шартнамәдә заказны үтәү вакыты – 30 эш көне дип күрсәтелгән". Өлкән яшьтәге мөрәҗәгать итүче күтәргән мәсьәләне судка кадәрге тәртиптә хәл итү өчен территориаль орган белгечләре неустойка түләү турында дәгъва проектын төзүдә ярдәм күрсәттеләр.
Әйдәгез әле, аңлашыйк: нәрсә соң ул "неустойка"?
Неустойка (штраф, пеня) – законда яисә шартнамәдә билгеләнгән акча суммасы, заказны үтәүче үзенең вазыйфаларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән очракта, асылда нинди дә булса заказны үтәү вакытын уздырып җибәргәндә заказчыга түләргә тиеш. Әгәр товарны китерү графигында яисә шартнамәдә билгеләнгән көнне ул сатып алучыга тапшырылмаган икән, бу вакытта киләсе көннән башлап товарны китерүнең бозылган сроклары исәпләнә башлый. Товарны тоткарлауга төрле шартлар сәбәпче булырга һәм һәрвакытта да китереп бирүченең гаебе булмаска да мөмкин. Әгәр сатучы сатып алучыга товар китерү вакытының форс-мажор хәлләр аркасында чигерелү ихтималы турында алдан ук хәбәр итсә, ул очракта аңа игътибарга алырлык сәбәп аркасында җаваплылыктан котылып калу мөмкин булачак. Әгәр товарны китерү вакыты игътибарга алып булмый торган сәбәпкә бәйле рәвештә кичектерелгән икән, кулланучыга неустойка түләүне таләп итеп һәм товар китерү срогын төгәл билгеләп, дәгъва хаты язарга кирәк.
Дөрес итеп төзелгән дәгъва хаты судка мөрәҗәгать итү нигезе булып тора, чөнки алыш-бирештә катнашучы якның берсе тарафыннан бәхәсне судка кадәр җайга салу тәртибе үтәлгән булып санала. Дәгъва түбәндәге рәвештә төзелә:
2. Кулланучы дәгъваны кемгә юллый (Ф.И.А, оешманың аталышы);
2. Дәгъва кемнән юллана – кулланучының фамилиясе, исеме, атасының исеме, адресы һәм телефоны;
3. Дәгъва текстында эшнең шартларын һәм ризасызлыкларның асылын бәян итәргә, дәгъваны нигезләү өчен закондагы тиешле статьяларга сылтама ясарга кирәк;
4. Үз таләпләреңне төгәл формалаштыру зарур;
5. Дата һәм имза;
6. Дәгъвага нинди документларның теркәлүен күрсәтергә.
Дәгъвага түбәндәге документларның күчермәләре теркәлә: товар (касса) чегының күчермәсе, гарантия талоны күчермәсе, дәгъвага бәйле рәвештә Сездә булган актларның, белешмәләрнең, шартнамәләрнең һәм башка төрле документларның күчермәләре.
Дәгъва ике нөсхәдә төзелергә тиеш, аның берсе башкаручыга тапшырыла, ә икенчесендә башкаручы үзенең имзасын куярга тиеш. Әлеге нөсхә кулланучыда дәгъваның башкаручы тарафыннан алынуын раслаучы дәлил буларак кала. Әгәр башкаручы дәгъваның бер нөсхәсенә кул куюдан баш тартса яисә аны алмаса, ул очракта дәгъваны почта аша (кулга тапшыру турында заказлы хат итеп) җибәрергә була.