2019 елның 30 гыйнварында 10.00 сәгатьтә Башкарма комитетта Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильясов Рөстәм Алмаз улы катнашында "Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен кисәтү һәм чикләү, 2019 елга максатлар һәм бурычлар" мәсьәләсе буенча Ведомствоара комиссия утырышы булды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Нәфыйков Ришат Фәргат улы, Россия ЭЭМның Мөслим районы бүлеге хезмәткәрләре, сәүдә объектлары һәм җәмәгать туклануы объектлары җитәкчеләре, "Алкоторг" ҖЧҖ вәкиле, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы докладында 2018 елда Мөслим муниципаль районы территориясендә алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция әйләнешенә кагылышлы эш нәтиҗәләре турында әйтелде.
Утырыш йомгаклары буенча 2019 елга бурычлар билгеләнде һәм алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен чикләү буенча, шул исәптән хосусый хуҗалыкларда, контрольдә тотучы барлык органнар белән уртак контроль чараларын уздыру турында карар кабул ителде.