Автомобиль өчен запас өлешләр кибетендә чара узды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 30 гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан автомобиль өчен запас өлешләр кибетендәге сатучылар өчен кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны үтәү мәсьәләләренә кагылышлы семинар-уку уздырылды. Килгән кешеләргә РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезендә аңлатмалар бирелде.

Шулай ук сатуга куелган азык-төлек булмаган товарларга бәяләр формалаштыру һәм кую, сатучы, товарлар турында зарури һәм төгәл мәгълүмат булуы турындагы кагыйдәләр аңлатылды. Чарада катнашучыларга "Вестник Потребителя Татарстана" һәм кулланучы өчен мәгълүматлар урнаштырылган буклетлар таратылды.

Кибет җитәкчелеге әлеге чараны оештырган һәм уздырган өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеченә рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International