Чаңгыны дөрес сатып алабыз

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Чаңгыда шуу – безнең илдә иң киң таралган кышкы спорт төрләренең берсе. Ләкин чаңгыда яхшы шуу яхшы физик әзерлеккә генә түгел, ә спорт инвентарен дөрес итеп сайлый белүгә дә бәйле. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына яшүсмер улы өчен чаңгы сатып алган кулланучы мөрәҗәгать итте. Сатып алуның беренче көнендә үк яшүсмер чаңгыларның артык озын һәм алар белән шууның кыен булуына зарланган.  Кибет консультантына мөрәҗәгать иткән булсалар да, чаңгыларны дөрес итеп сайлый алмаганнар. Мондый күңелсез хәлләрне булдырмас өчен, Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре чаңгыларны дөрес сайлап алу өчен берничә киңәшне истә тотарга куша.

Чаңгы сайлаган вакытта нинди адым белән, кайда шуарга теләвегезне һәм нинди максатларны күздә тотуыгызны билгеләргә кирәк. Гадиләштерү өчен чаңгыда шууны шартлы рәвештә берничә категориягә бүлеп карыйк:

Чаңгыда шуганда иң мөһиме – рәхәтлек алу. Мондый шуу өчен иң яхшысы классик чаңгылар кулай булыр.  Аларны артка китмәсен өчен майларга кирәкми, аларда басып торырга һәм чәй эчеп алырга, җитди физик әзерлегең булмаса да, тауга менәргә була.

Ә менә тимераякта шуган сыман йөри торган чаңгылар мондый максатлар өчен яраксыз. Тимераякта йөргән кебек чаңгыда шуу – энергияне бик күп ала торган шуу төре, шуңа күрә дә мондый очракта җәяүләп йөрү мөмкин булмаячак.

Атнасына 2-3 мәртәбә сәламәтлек өчен физик культура белән шөгыльләнү максатларында катнаш төрдәге чаңгылар кулай булыр. Андый чаңгыда тимераякта йөргән кебек тә, классик рәвештә дә шуарга була.

Беренче кагыйдә! Чаңгыга яңа басканнарга иң яхшысы кыска чаңгылардан башларга, аларда йөрүе җиңелрәк, ә алга таба, беренче күнекмәләр алынганнан соң, тагын да озынрак чаңгыларга күчәргә мөмкин, алар тизлекне арттырырга булышыр. 

Озынлыгы буенча чаңгы сайлауның билгеле бер аспектлары бар. Алар эшләнмә тибына карап аерыла.

Беренче категориягә караган классик чаңгыларның озынлыгы хуҗасының буеннан 20-30 см озынрак булырга тиеш.

- Тимераякта йөргән кебек шуа торган чаңгылар спортчының буеннан 10-15 см озынрак булырга тиеш.

- Әлеге кышкы спорт төрен яратучылар арасында аеруча популяр булган, йөри торган (катнаш төрдәге) чаңгылар хуҗасының буеннан 15-20 см озынрак булырлык итеп сайлана.

Чаңгының зурлыгы уңайлы булсын өчен махсус үлчәмнәр таблицасына игътибар итәргә кирәк, спорт кибетләрендәге консультантлар шуңа таянып эш итәргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International