Менделеевскта Координацияләү советы утырышы булды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елның 31 гыйнварында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Альберт Саттаров җитәкчелегендә Алкоголь базарындаге хәлне җайга салу буенча координацияләү советының быелгы елда беренче утырышы булды.

Киңәшмәдә алкоголь базарының торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды: 2018 елда алкогольле продукцияне сату турында, мобиль төркем эше турында, контрольлек эшчәнлегенең нәтиҗәләре, "Халык контроле"нә килгән заявкаларны карау, алкоголь продукциясен китертү һ.б. турында.

Барлык мәсьәләләр дә комиссия рәисенең контроленә алынды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы башлыгы Гөлшат Вафина киңәшмәдә катнашучыларны кызыксындырган сораулар буенча аңлатмалар бирде.

Координацияләү советының киләсе утырышы 2019 елның 27 февраленә билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International