Кулланучыларга консультация бирәбез

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан Теләче районының Күп функцияле үзәк ДБУ филиалындагы консультацияләр пунктында кабул итү уздырылды.

Чара барышында җитешсезлекләре булган товар сатып алынган очракта кулланучыларның хокуклары, сыйфатлы товарны алмаштыру, эшләрне башкару (хезмәтләрне күрсәтү) сроклары бозылган очракта эш кылу тәртибе һ.б. кагылышлы мәсьәләләр турында сүз барды.

Кабул итү барышында кулланучыларның хокукларын яклау буенча актуаль мәсьәләләр турында икенче ягында территориаль органның реквизитлары урнаштырылган белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International