Сыра да алкоголь!

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Бердәм дәүләт аналитик мәгълүмат системасында хуҗалык итүче субъектларның эше турындагы белешмәләрне анализлау барышында еш кына оешмаларның җитәкчеләре сыра китертүгә артык җитди карамаган очраклар күзәтелә. Мондый җитәкчеләр белән әңгәмә уздырганда шунысы ачыклана: маркаланган алкоголь продукциясен китертүгә алар махсус игътибар бирә, ә сыраны һәм сыра эчемлекләрен БДАМС системасында теркәтүгә алар бик җаваплы карамый.

РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 29 декабрендәге 1459 номерлы карары белән расланган Этил спиртын, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне җитештерү һәм аларның әйләнеш күләмен исәпкә алу буенча БДАМС функцияләү кагыйдәләре нигезендә сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм бал ачытып ясалган эчемлекләрне мондый продукцияне алга таба ваклап сату максаларында сатып алуны гамәлгә ашыручы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар бердәм мәгълүмат системасында катнашучылар булып тора. Шул ук вакытта алар мондый продукцияне сатып алу күләмнәре турында мәгълүматларны БДАМС тапшырырга тиеш.

Шул рәвешле, алкоголь базарында катнашып, сыра һәм сыра эчемлекләре кабул итү турында заявкаларны расламаучылар этил спиртын, алкогольле һәм спирткатнашмалы продукцияне җитештерү, аларның әйләнеше һәм (яки) аларны файдалану күләмен исәпкә алу тәртибен боза булып чыга, әлеге хокук бозу өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.19 статьясында административ җаваплылык каралган. Игътибарлы булыгыз һәм законны бозмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International