Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына шушы көннәрдә чираттагы кулланучы килде. Шәһәрнең "медицина үзәгенә" кыстап чакырылган пенсионер мизгел эчендә 75 000 сумлык кредит хуҗасына әйләнгән. Ул сөйләгәнчә, бер ай дәвамында диярлек аңа бер хатын-кыз шалтыраткан, ягымлы тавышы белән түләүсез медицина диагностикасын узарга чакырган. Хезмәтләр өчен сертификат алырга кирәк булуы турында әйткән, бинага кергән вакытта паспорт кирәк булачак, дигән сәбәп белән пенсионерга үзе белән паспортын да алырга кушкан. Кулына кредит шартнамәсе тотып, "медицина үзәге"ннән өенә кайткач кына ул аңына килгән һәм бу хәлдән чыгу җаен эзли башлаган. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органында үзен борчыган мәсьәләләрне инде берничә мәртәбә хәл иткән пенсионер икенче көннең иртәсендә эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә юл тота. Бүлек хезмәткәрләре хатынга консультацияләр бирде, язмача дәгъва төзергә булышты. Шул ук көнне аңа 55 000 сумлык шартнамәне таркату мөмкин булды, ханым бу эштән канәгать калды. Ә 20 000 сумын аңа "түләүсез процедуралар" – анализлар һәм диагностика өчен хисаплаганнар. Хәзер инде аңа бу мәсьәләне суд аша хәл итәргә туры киләчәк, ләкин нәтиҗәсен алдан әйтеп булмый.
Алдагы елларда моңа охшаш мөрәҗәгатьләр "косметика салоны"на бәйле рәвештә килгәләде, күрәсең әлеге салон элмә тактасын, ҖЧҖ аталышын һәм адресын үзгәрткән булуы ихтимал.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү буенча профилактика чараларын уздырганда, массакүләм мәгълүмат чараларында, базарларда, җәмәгать транспортларында һ.б. уздырылган рейдлар барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарга мондый фактлар турында кисәтеп мөрәҗәгать итә, әмма ләкин кешеләр һаман да "тозак"ка эләгә тора.
Тозакка эләкмәс өчен нишләргә?
Экспертлар киңәш итә: мондый көтелмәгән хәлләрдән үзеңне саклап калу өчен:
Салонга чакырган очракта паспорт таләп итүләре Сезне сагайтырга тиеш. Сезгә кредит тагу өчен нәкъ менә паспорт кирәк.