Базарлы Матак авылына чыгу

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы һәм белгечләре тарафыннан 2019 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында чаралар комплексы уздырылды, ул авылда яшәүчеләр белән очрашуны һәм Базарлы Матак Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-укуны, "Кояш" кибетендә кулланучылар өчен консультацияләү өстәлен һәм әлеге кибет хезмәткәрләре өчен семинар-укуны, шәхси эшкуар Г.Ш.Дәүлиеваның "Алып Хан" сәүдә йортында кизү торуны һәм Татарстан Республикасы Әлки районындагы "КФҮ" ДБУ консультацияләү өстәле эшен үз эченә алды.

 Чараларның максаты – кулланучыларның хокукларын яклау һәм законнардагы таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча халыкның хокукый белемле һәм мәгълүматлы булу дәрәҗәсен арттыру. Гамәлдәге законнар нигезендә кулланучылар өчен аларның хокуклары һәм әлеге хокукларны яклаганда кирәкле эш-гамәлләр турында мәгълүмат дәүләт органнары яки муниципаль органнар тарафыннан төрле семинарлар, лекцияләр һәм консультацияләр уздыру юлы белән җиткерелә. Әлеге эшчәнлек Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре өчен өстенлекле булып санала.

Чараларны уздыру барышында кулланучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы нормалары, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм РФдә халыкка көнкүреш хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре турында аңлатылды. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган өлештә гражданнарның сорауларына тулы җаваплар бирелде.

Кулланучыларга танышып чыгу өчен буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International