Янә сыра хакында

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Әлмәт районы буенча РФ ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, алкогольле продукцияне ваклап сатканда законда билгеләнгән чикләүләрнең үтәлүен тикшерүдә тоту максатында уздырыла торган чаралар барышында сыра сату вакыты бозылуның ике факты билгеләнде. Әлмәт шәһәрендәге кибетләрнең берсендә иртәнге сәгать 10 кадәр көтеп тора алмаганнар һәм сыраны 8 сәгать 50 минутта сатып җибәргәннәр, символик рәвештә "Белка" дип аталган икенче бер кибеттә 22 сәгать тулып узгач та сатуны дәвам иткәннәр.

Һәр очрак буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 14.16 ст. 3 өлеше нигезендә беркетмәләр төзеләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International