Югары Ослан районында Ведомствоара комиссия утырышы булды

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елның 29 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов рәислегендә Югары Ослан муниципаль районының Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм чикләү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Комиссия эшендә РФ Эчке эшләр министрлыгының "Верхнеуслонский" бүлеге, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре катнашты. Комиссия утырышында 2018 ел йомгаклары буенча алкогольле продукцияне ваклап сатучы җирле базардагы вәзгыять торышын бәяләү күрсәткечләре каралды һәм анализланды. Хокук саклаучы һәм контрольдә тотучы органнарның вәкилләре алкоголь базарындагы хокук бозуларны ачыклауга һәм чикләүгә юнәлдерелгән эшчәнлекләренең йомгаклары турында мәгълүмат җиткерде. Районда яшәүчеләрнең алкогольле һәм спирткатнашмалы сыеклыклар белән агулану, шул исәптән һәлак булу, сәбәпләрен тикшерүгә махсус игътибар бирелде. Комиссия утырышы йомгаклары буенча 2019 елга максатлар һәм бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International