Базарда көмешкә сатылган

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Нурлат шәһәре базарында гражданин Х. тарафыннан составында спирт булган, халык арасында "көмешкә" дип аталып йөртелүче үтәкүренмәле сыеклык сатылу фактын ачыклады. Көмешкә шәхси эшкуар Б. караучы сәүдә павильоныннан 1 литр сыйдырышлы полимер шешә белән сатылган, аның нинди дә булса язулары да, этикеткалары да юк.

Көмешкә сатучы гражданин сүзләренә караганда, хуҗа китеп барган һәм вакытлыча сатып торырга кушкан. Ләкин сәүдә товарларыннан тыш, әлеге сатучы 2018 елның декабреннән башлап әкренләп кенә теләге булганнарга үзе җитештергән көмешкәне дә сатырга керешкән, чөнки әлеге товарны сораучылар бар икән.

Карау барышында полимер һәм пыяла савытларга тутырылган, тагын 4.6 литр күләмендә спирткатнашмалы сыеклык булуы ачыкланды. Барлык продукция тартып алынды.

Хәзерге вакытта тикшерү материалы административ хокук бозу турында эш кузгату стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International