Яңа кибет, иске кагыйдәләр

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Чаллы шәһәрендә Муса Җәлил урамы буенча 45 нче йорт адресы буенча яңа “Пятерочка” кибете ачылды.

Бүген, 2019 елның 6 февралендә, Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге сәүдә ноктасында комплекслы чара уздырылды.

Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт муниципаль оешмалары тарафыннан сатып алына торган азык-төлек товарларына максималь бәяләр формалаштыру турында” 2017 елның 25 сентябрендәге 715 номерлы карары нигезендә 171 исемдәге продукция буенча бәяләргә мониторинг уздырылды.

“Пивоварня Москва Эфес” ЯАҖ, “Булгарпиво” ААҖ һәм “Белый Кремль” сыра кайнату заводы җитештергән сыралар ассортиментына мониторинг ясалды.

Шулай ук эконом класслы “Татспритпром” АҖ аракыларының һәм кертелә торган аракыларның ассортименты һәм аларга бәя кую буенча мәгълүмат җыелды.

Кибет җитәкчесенә “Кулланучыларның хокукларын яклау турында” 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, контрольлек чараларын уздыру тәртибе, тикшерүләр уздырганда сатучыларның, контрольдә тотучы органнардагы вәкилләрнең хокуклары һәм бурычлары турында аңлатылды. Җирле җитештерүчеләрнең товарларын күрсәтү зарурлыгы булуы турында мәгълүмат җиткерелде, шулай ук җирле продукциянең өстенлеге турында буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International