Законны белмәү җаваплылыктан коткармый!

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы һәм ТР Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты хезмәткәрләре тарафыннан даими рәвештә оператив чаралар уздырылып килә, алар алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклап һәм чикләп кенә калмыйча, әлеге өлкәдә аңлату эшен алып баруга да юнәлдерелгән.

Законнарны аңлату түбәндәге юнәлешләр буенча алып барыла:

- лицензияләнә торган алкоголь продукциясе әйләнешендә катнашучы хуҗалык итүче субъектларның Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында (алга таба – БДАМС) "маркаланган" исәпкә күчүе, ул маркалана торган һәр алкоголь продукциясенең завод-җитештерүчедән башлап ваклап сатучыга кадәр хәрәкәтен тикшерүдә тотуны күздә тота;

- алкоголь продукциясен ваклап сатучы оешмалар, җәмәгать туклануы буенча хезмәтләр күрсәтелгәндә, шулай ук сыраны һәм сыра эчемлекләрен, сидрны, пуарены, бал ачытып ясалган эчемлекләрне ваклап сатучы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар аны сатып алу күләмнәре турындагы мәгълүматларны БДАМС тапшырырга бурычлы;

- сыраны һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы шәхси эшкуарлар аларны ваклап сату күләмнәрен вакытында исәпкә алуны һәм декларацияләүне онытмаска тиеш;

- "Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон  актларының үз көчләрен югалтуын тану турында" 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы (үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән) таләпләрен үтәү.            

Алкоголь продукциясен сату буенча билгеләнгән таләпләрне бозган өчен административ җаваплылык, ә аерым очракларда җинаять җаваплылыгы да каралган.

Тапталган фикер булса да, законны белмәү җаваплылыктан коткармый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International