Баулы шәһәрендә киңәшмә булды

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

6 февраль көнне Баулы шәһәре Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органының 2018 елдагы эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында куратор Ю.И.Митюшкин катнашында киңәшмә булып узды. Йомгаклау киңәшмәсен уздыру урыны итеп әлеге районның сайлануы очраклы хәл түгел, алкоголь продукциясен ваклап сату буенча җирле базарларның торышына бәйле расланган күрсәткечләрнең үтәлеше буенча Баулы районы аутсайдерлар исемлегендә, 30 нчы урында булуына бәйле.

Чарада Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Ютазы районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре, ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлекләре хезмәткәрләре, Баулы шәһәре прокуратурасы, Баулы районы суд приставлары бүлеге вәкиле, райондагы үзәк хастаханәнең баш табибы, Алкоторг вәкиле катнашты. Доклад белән Әлмәт территориаль органы башлыгы М.И.Михеева һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары И.Ш.Шәрәфиев чыгыш ясады.

Чыгыш ясаучылар Татарстан Республикасында алкоголь базарының торышын бәяләү буенча индикатив күрсәткечләрнең үтәлеше турында тулы мәгълүмат җиткерде; шул исәптән Баулы муниципаль районында алкоголь продукциясен сатуга анализ бирелде; этил спиртының һәм алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен чикләү өлкәсендә башкарылган эш буенча мәгълүмат җиткерелде, шулай ук Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклау буенча комплекслы система программасын үтәү буенча аерым әйтеп үтелде.

2019 елга бурычлар билгеләнде: Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукция әйләнеше өлкәсендәге вәзгыятьне тикшерүдә тоту советының эше кысаларында муниципаль хакимият органнары, контрольдә тотучы һәм хокук саклау органнары белән Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең, сыраның һәм сыра эчемлекләренең легаль булмаган әйләнешен чикләү буенча юл картасында каралган чараларны үтәү буенча уртак эшне дәвам иттерергә, Татарстан Республикасындагы алкоголь базарының торышын бәяләү буенча индикатив күрсәткечләр үтәлешенә ирешергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International