"Теләче УБМ" МБМУ укучылары өчен дәрес

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 6 февралендә Теләче районының "Теләче УБМ" муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге белгеч-эксперты тарафыннан кулланучылык белеме бирелде.

Укучыларга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган товарлар сатып алганда барлыкка килә торган низаглы хәлләрне җайга салу тәртибе, товарларны дистанцион сатып алу, мондый сатып алуларның уңай һәм тискәре яклары турында аңлатылды.

Чараларны уздырганда анда катнашучыларга "Кулланучы белешмәлеге" буклетлары таратылды, аларда төрле сораулар яктыртылган һәм территориаль органнарның элемтә белешмәләре күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International