Әгерҗе муниципаль районында бизнес белән хакимият арасында диалог булды

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 7 февралендә Әгерҗе шәһәренең Балалар иҗаты йорты залында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов Әгерҗе муниципаль районындагы эшкуарлык бергәлеге белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә очрашуга ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, шулай ук ТР Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге җитәкчесе Равил Сираҗиев килде. Әлеге чарада шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә катнашты.

Дәүләт структураларының эшчәнлек юнәлешләре турында кунакларга кыскача сөйләп үткәннән соң эшкуарлар белән ачык диалог корылды. Эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләре турында сүз барды.  Әгерҗе бизнесменнары Казан вәкилләренә турыдан-туры сорау бирү мөмкинлегенә ия булды.

Сораулар күп иде, аеруча салым хезмәтенә кагылышлылары. Очрашу ике сәгатьтән артыкка сузылды. Сорауларның бер өлеше шунда ук хәл ителсә, кайберләре беркетмәгә теркәлде. Алкогольле һәм спирткатнашмалы продукциянең законсыз әйләнешенә һәм кулланучыларның хокукларын яклауга кагылышлы сораулар бирелмәде.

Эшкуарларның хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый кабул итү һәм ТР Эшкуарлык советы вәкилләренә шәхси тәртиптә мөрәҗәгать итү өчен чара тәмамланганнан соң да күпләр кайтып китәргә ашыкмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International