Фитнес һәм Сезнең акча

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Спорт белән шөгыльләнүче кешеләр саны арта бара, шуңа бәйле рәвештә фитнес үзәкләрендә шөгыльләнү нык популярлаша һәм көннән-көн күбрәк кызыксыну уята. Ләкин түләнгән абонемент срогында барлык күнекмә сәгатьләрен дә йөреп бетереп булмый. Бу очракта гражданнар шуны белеп торырга тиеш: законда файдаланылмаган сәгатьләр өчен акчаны кайтарып алу мөмкинлеге каралган.

“Кулланучыларның хокукларын яклау турында” Законның 32 статьясы нигезендә Сез акчагызны кайтарып алырга хокуклы, ләкин Сез түләгән абонемент буенча чынлыкта уздырылган сәгатьләрне исәпкә алмыйча. Бу Сез бары тик үзегез катнашкан шөгыль сәгатьләре өчен генә түләргә тиеш дигәнне аңлата. Акчаны кайтару өчен фитнес үзәгендәге дәресләргә килми башлавыгыз турында гариза язарга кирәк. Сезгә түләгән акчагызны яңадан исәпләргә һәм калган өлешен 10 көн эчендә кайтарып бирергә тиешләр. Ләкин файдаланылмаган сәгатьләр өчен акчаны кайтарып бирүдән баш тарту очраклары да булырга мөмкин. Бу очракта нишләргә? Сезгә дәгъва хаты төзергә һәм аны кулга алу турында тамгасы белән фитнес үзәгенә илтергә кирәк. Әгәр фитнес үзәге администрациясе берничек тә йогынты ясамаса яки баш тартса, Сезгә дөреслекне фәкать суд аша таләп итәргә туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International