2019 елның 9 февралендә Әлмәттә “Татарстанның чаңгы юлы – 2019” массакүләм чаңгы ярышлары узды. Чара мәйданчыгы шәһәр ипподромында урын алды. Ярышлар 11.00 сәгатьтә тантаналы рәвештә ачылып китте.
Тамашалы массакүләм чарада Әлмәт районыннан һәм барча Татарстаннан иң гаярь спортчылар, шулай ук теләге булган һәркем: предприятиеләрнең, оешмаларның һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары белем бирү йортларында укучылар, мәктәп укучылары катнашты. Әлеге чарада ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре дә бик теләп катнаша, әлеге яраткан спорт төренә үзләренең гаилә әгъзаларын да җәлеп итәләр.