Бу ялларда иң зур массакүләм чараларның берсе – "Россия чаңгы юлы-2019" россиякүләм чаңгы ярышлары булып узды. Ярышларда кече яшьтәгеләр дә, өлкәннәр дә, һәвәскәрләр дә, профессионаллар да катнашты. Призлы урыннар өчен җиңүчеләргә кубоклар һәм медальләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре, һәвәскәрләр ярышындагы башка катнашучылар белән берлектә, 3 һәм 5 чакрымлы аралыкларга йөгерде.
Мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны берләштерә һәм әлеге кышкы спорт төреннән рух көрлеге алырга булыша.