9 февраль көнне, билгеле булганча, барча Россия буйлап "Россия чаңгы юлы-2019" бәйрәм ителә. Әлеге чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иң гаярь чаңгычыларны ачыклау һәм чаңгы ярышларын популярлаштыру максатларында уздырыла.
Арча шәһәрендә бу көнне ярышлар 9 сәгатьтә шәһәр мәктәпләрендә укучылар арасында чаңгы узышы турнирыннан башланып китте. 10.30 сәгатьтә "Чаңгы юлы-2019" ярышлары старт алды. Спорт чарасында бюджет учреждениеләре, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри белем бирүче мәгариф учреждениеләрендә укучылар, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар, шулай ук теләге булган һәркем, шул исәптән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре дә актив катнашты.
Безнең территориаль орган өчен Россия чаңгы юлы нәтиҗәсез узмады, ә Балтач ш.т.п, мисал өчен, безнең хезмәткәр Шакирова Гөлназ турнирда 3 нче урынны яулады!!! Тәбрик итәбез!!!
Ярышларда катнашканнан соң без үзебездә көч, сәламәтлек, рух көрлеге, яхшы кәеф барлыкка килүен тойдык.