Консультацияләү пунктының эше дәвам итә

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

2019 елның 11 февралендә Арча районының КФҮ ДБУ филиалы бинасында, халыкның хокукый белем дәрәҗәсен арттыру максатларында, кулланучыларны консультацияләү буенча урынга чыгып чара уздырылды.

Чарада ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина, ТР Арча муниципаль районы башкарма комитетының икътисад һәм финанслар бүлегенең әйдәп баручы белгече Г.Х.Галимуллина, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлеге белгеч-эксперты Ф.М.Сабирова катнашты.

Сыйфатсыз товарлар сатып алган очракларда гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләренә кагылышлы сораулар; кулланучының теге яки бу таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; кулланучының сыйфатлы товарларны алмаштыру хокукы турында, шулай ук алкоголь продукциясен һәм яраклылык вакыты узган товарларны сатуга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Чара барышында 7 гражданинга консультация бирелде. Гражданнарга РФ законнары нигезендә, шул исәптән "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә хокукларны тормышка ашыру тәртибе турында, шулай ук кулланучыларның хокукларын судка кадәр һәм судта яклау тәртибе турында аңлатылды.

Чара барышында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы төрле тематиканы чагылдырган һәм территориаль орган реквизитларын үз эченә алган буклетлар рәвешендә материаллар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International