Йомгаклау киңәшмәсе

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең барлык территориаль органнарында киңәшмәләр төгәлләнде, аларда 2018 елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде.

7 февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге Мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының йомгаклау киңәшмәсе булды.

Киңәшмәдә Яшел Үзән районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сапожников Д.А., территориаль органның эшчәнлеге гамәлгә ашырыла торган районнарның башкарма комитетлары вәкилләре, контрольдә тотучы, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары хезмәткәрләре катнашты.

Яшел Үзән территориаль органы башлыгы М.В.Тихонова үзенең чыгышында ел нәтиҗәләре буенча районнарның рейтинг күрсәткечләренә һәм районнардагы Ведомствоара комиссияләрнең эш нәтиҗәлелегенә басым ясады.  

Территориаль орган бүлекләре башлыклары ведомствога буйсынучы районнарда хисап чорында алкоголь һәм кулланучылар базарындагы вәзгыять турында һәм 2019 елга куелган бурычлар турында җиткерде.

Югары Ослан районының алкоголь базарында уздырыла торган эш турында Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Ю.Мәннапова сөйләде һәм үзенең чыгышы азагында район җитәкчелеге исеменнән территориаль орган башлыгы М.В.Тихоновага рәхмәт хаты тапшырды.

Киңәшмәгә йомгакны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы – территориаль орган кураторы Т.М.Хәбибуллина ясады.

Аның чыгышында территориаль органдагы проблемалы мәсьәләләр билгеләнде, аларны, 2019 елга территориаль орган бурычларында чагылдырып, хәл итү юллары тәкъдим ителде. Районнар хакимиятләре вәкилләре белән республика районнарының кулланучылар базарларында тәртип урнаштыру өлешендә республика җитәкчелеге куйган бурычларны үтәү мәсьәләләре буенча предметлы тере диалог оештырылды.

Киңәшмә азагында территориаль органның 3 хезмәткәре Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенең рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International