"Авария" төркеменең атаклы җырындагыча: "Тәмәке тартуны ташла – бас чаңгыга!"
Бик яхшы чакыру. Шуңа күрә дә 2019 елның 9 февралендә республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре балалары, ирләре һәм хатыннары, шулай ук башка туганнары белән берлектә "Татарстан чаңгы юлы-2019" чарасына кушылды. Чаңгыга бастылар һәм бер дә үкенмәделәр. Бу бит чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәме! Фатирлардан чыгып китеп, күкрәк тутырып саф һава сулап, якын кешеләрең һәм хезмәттәшләрең белән рәсми булмаган тирәлектә аралашу мөмкинлеге.
Ә инде килеп чыкса – трассада да яхшы нәтиҗә күрсәтү ихтималы.