ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Яр Чаллы шәһәренең "Алькор" сәүдә комплексында булды. "Савыт-саба" бүлегендә белгечләр бүлек җитәкчесе белән очрашты, ул халык арасында еш сорала торган "Kukmara" бренды савыт-сабасының ассортименты, өстенлекләре һәм сыйфаты турында сөйләде. Ассортиментта барыннан бигрәк ничек юнәлеш алырга һәм савыт-сабаны ничек итеп дөрес сайларга – белгечләрдән берничә киңәш.
Савыт-саба "Кукмара металл савыт-саба заводы" ААҖ чыгарыла, әлеге завод Россия Федерациясе территориясендә алюминийдан коелган калын савыт-саба җитештерүчеләр арасында иң яхшысы санала.
Предприятие савыт-сабасы – "KUKMARA" сәүдә маркасы белән тамгаланган савыт-саба – бик популяр һәм Россиядә генә түгел, хәтта якын һәм чит илләрнең күбесендә дә гел соралып тора. Югары сыйфатлы уникаль савыт-сабаны ясау өчен төп чимал сыйфатында алюминийдан сертификатлы коелмалар хезмәт итә. Чимал җитди контроль уза, шул исәптән радиация куркынычсызлыгы буенча да. Савыт-сабаның үзенең штрих-коды бар – ЕАН-13 (халыкара классификациясе буенча), шулай ук ГОСТ-Р сертификатларына ия.
Кукмара металл савыт-саба заводының төп ассортименты: тутыкмый торган корычтан савыт-саба, керамик тышчалы, көйдерми торган тышчалы, декоратив тышчалы, коелган савыт-саба, икмәк формалары, туризм һәм ял товарлары.
"Kukmara" савыт-сабасы бик яхшы сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Барлык савыт-саба (коелганыннан тыш) көйдерми торган тышча белән капланган, индукцияледән тыш, теләсә нинди типтагы плитәләрдә кулланылырга мөмкин. Көйдерми торган тышча ясау өчен алманнарның WEILBURGER Coatings GmbH (Германия) фирмасының "GREBLON® NewTec" тышчасы кулланыла. Калын корпусы аркасында савыт-саба бик озак хезмәт итә ала, югары температураларга чыдам, җылылыкны тигез таратырга сәләтле һәм озак вакыт дәвамында аны саклап тора ала, савытларның юан стеналары һәм 4,5 мм башлап 6 мм кадәр калынлыгындагы төбе эшләнмә корпусын деформациядән саклый һәм югары дәрәҗәдә кырылудан саклый.
"Алькор" сәүдә үзәгендә Kukmara компаниясе чыгара торган продукциянең киң ассортименты – ул уңайлы һәм сыйфатлы табалар, кәстрүлләр, казаннар, коймак пешерү җиһазлары, үрдәк кыздыра торган савытлар, кыздыргыч савытлар, сотейниклар, озынча чуен савытлар, икмәк пешерү формалары, поход котеллары һәм өчаяклар.
Савыт-сабаның озак хезмәт итүчәнлеге, зәвыклы тышкы кыяфәте, куркынычсызлыгы, сыйфаты һәм үтемле бәясе әһәмиятле булса, димәк, "Kukmara" савытлары сезнең өчен! Сатып алган әйберләрегез уңышлы булсын һәм сөенеч китерсен!