2019 елның 12 февралендә Балтач муниципаль районында Балтач районы җитештерүчеләре чыгара торган продукциягә күргәзмә-презентация булды.
Чараның төп максаты – җирле җитештерүче предприятиеләргә үз продукциясен күрсәтү мөмкинлеген бирү. Аның нәтиҗәсе буларак җирле җитештерүдәге товарларга ихтыяҗ арту һәм, тулаем алганда, бизнес-климатның яхшыруы торырга тиеш.
Балтач ш.т.п. яшәүчеләргә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлардан бай ассортимент тәкъдим ителде. "Хлеб" ҖБ тарафыннан икмәк һәм икмәк эшләнмәләре, колбасалар һәм бастурма, тыгызланган ит, ысланган кош ите, ысланган балык кебек ит продуктлары, татлы газлы су тәкъдим ителде. А.Сәмигуллин КФХ тарафыннан күргәзмәгә бал һәм умартачылык продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителде. И.Р.Гыйльмуллин КФХ ат һәм сыер итеннән итле продукцияләр тәкъдим итте, болар: казылык, колбасалар, төрле каклаган ризыклар, аларның тәме Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә таныш. "Җәмәгать туклануы" ҖБ тортлары, өчпочмаклары, пәрәмәчләре, төрле эчлектән ясалган пироглары белән сөендерде, татар чәк-чәге дә читтә калмады. "Балтач сөт комбинаты" АҖ сырның төрле сортларына дегустация уздырды. Шулай ук сыер мае һәм эремчек тә бар иде.
Күргәзмәгә килүчеләр җитештерүчеләр тарафыннан эшләнгән мәгълүмат стендларын зур кызыксыну белән карады, чыгарыла торган продукция белән танышты. Куелган продукция ассортименты төрле һәм матур. Әлеге чара барышында халыкка җирле продукциянең барлык өстенлекләре – чималның табигый, сыйфатлы, яңа булуы турында аңлатылды һәм тиешле буклетлар таратылды.