Чүпрәле районы җирле үзидарә органнары белгечләре белән очрашу

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

2019 елның 11 февралендә ТР Чүпрәле муниципаль районы, Алешкин-Саплык авыл җирлеге, Татар Саплыгы авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече – эксперт Г.Х.Йосыпова районның Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы П.Н.Артемьев катнашында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә җирле үзидарә органнары белгечләре өчен укулар уздырды. Очрашу барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп нигезләмәләренә кагылышлы, сыйфатлы товарны кайтару кагыйдәләре, тәрәзә һәм ишек ясау һәм кую өлкәсендәге хезмәтләрне сыйфатсыз күрсәтү, товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучының хокуклары, гарантияле ремонт уздыру турындагы мәсьәләләр каралды.  Районның Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы шулай ук 2018 елда авыл җирлеге буенча алкоголь продукциясен ваклап сатуга узган елның аналогик чоры белән чагыштырып анализ ясады. Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүматларны активлаштыру максатларында Г.Х.Йосыпова авыл җирлеге белгечләренә алкоголь продукциясен җитештерү һәм сату өлкәсендә хокук бозулар ачыкланганда хәбәрләрне категорияләр буенча системага урнаштыру принцибын аңлатты. Хокук бозу очрагы дәлилләнгән очракта, бер мең сумнан башлап өч мең сумга кадәр матди бүләкләү турындагы мәгълүматны да җиткерде. Уздырылган чара азагында белгечләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы мәгълүмат буклетлары һәм "Вестник потребителя Татарстана" газеталары таратылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International