2019 елның 12 февралендә Әтнә районының Олы Әтнә авылындагы сәүдә үзәгендә урнашкан шәхси эшкуар А.Р.Хәкимова объектында, кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина тарафыннан аңлату чарасы уздырылды.
Әлеге сәүдә ноктасында трикотаждан тегелгән урын-җир, хатын-кызлар өчен эчке кием һәм оек-оекбаш эшләнмәләре ваклап сатыла.
Сәүдә объектында сатучыга тукыма, трикотаж, тегү товарларын сату үзенчәлекләре турында аңлатылды, алар РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендә билгеләнгән. Товарларга бәяләрне формалаштыру һәм урнаштыру тәртибе һәм кагыйдәләре дә аңлатылды.
Сатучы белән сатып алучы арасында барлыкка килә торган кайбер низаглы хәлләр, аларны кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарга ярашлы рәвештә хәл итү юллары турында сөйләнде. Сыйфатсыз товарлар сатып алганда кулланучыларның хокуклары аңлатылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 25 статьясы нигезендә сыйфатлы, трикотаждан тегелгән урын-җир эшләнмәләрен кибеткә кире кайтарып булмый. Моңа эчке киемнәр, су коену (ирләр һәм хатын-кызлар өчен) костюмнары, оек-оекбаш эшләнмәләре, колготкилар, оекбашлар, оеклар һ.б. керә. Чара барышында территориаль орган реквизитлары чагылдырылган материаллар таратылды һәм коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмат җиткерелде.