ТР Әтнә муниципаль районы КФҮ ДБУ гражданнарны кабул итүнең айлык планы нигезендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль органы һәм ТР Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законнарын аңлатып, кулланучылар өчен чираттагы чараны уздырды. Сәүдә, ТКХ хезмәтләре, түләүле медицина хезмәтләре, җәмәгать туклануы хезмәтләре өлкәсендәге кызыксындырган сораулар буенча, шулай ук товарларда (эшләрдә, хезмәтләрдә) җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокуклары турында консультацияләр бирелде. Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итә алу мөмкинлегенә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Чара барышында мәгълүмат материаллары – белешмәлекләр һәм "Вестник потребителя Татарстана" газеталары таратылды.