Арча районының Наласа авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 15 феврале, җомга

2019 елның 14 февралендә Арча муниципаль районының Наласа авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү чарасы оештырылды. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Л.И.Абдуллина уздырды.

Кабул итү барышында авылда яшәүчеләр катнашты. Сәүдә өлкәсенә кагылышлы сораулар бирелде. Халыкны сыйфатсыз товар сатып алган очракта нишләргә кирәклеге, таләпләрне белдерү, техник катлаулы товарларга экспертиза һәм диагностика уздыру сроклары, ремонт вакытында вакытлыча куллану өчен аппарат бирү, интернет ресурслары аша товарлар сатып алу, товарларга гарантия срогын билгеләү, дәгъваны ничек итеп дөрес төзергә кирәклеге турындагы сораулар кызыксындыра иде. Сыйфатсыз телевизор, музыкаль үзәк, аяк-киеме һ.б. сатып алуга кагылышлы хәлләр аерым каралды. Шулай ук БДАМС, “Халык контроле” системалары турында, аракының минималь бәясе, алкоголь продукциясен сату өлкәсендәге законнардагы яңа үзгәрешләр, “Победа” кибетендә еш очрый торган яраклылык вакыты узган азык-төлек товарларын кайтарып бирү турындагы мәсьәләләр күтәрелде. Сорауларның барысына да гамәлдәге законнарга нигезләнеп аңлаешлы җаваплар бирелде.

Чарадан соң авыл җирлеге хезмәткәрләре һәм сәүдә объектларында сатучылар өчен белем бирү семинары уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International