Саба районы Шәмәрдән авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Күп еллар дәвамында кулланучы хокукларын яклау проблемасы актуаль булып кала, чөнки кулланучының хокуклары еш кына бозылуга дучар ителә. Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарны киң масштабта пропагандалау максатларында даими нигездә гражданнарны кабул итүне уздырып торырга кирәк. Мондый очрашулар халыкны кулланучы хокукларын яклау мәсьәләләрендә турыдан-туры хәбәрдар итү белән берлектә кулланучыларны үзләренең конкрет хокук бозылу очраклары буенча оператив рәвештә консультацияләү, шул ук вакытта кулланучыларның законлы мәнфәгатьләрен яклауны гамәлгә ашыруда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе эше турында да сөйләү мөмкинлеген бирә.

2019 елның 13 февралендә, әйтик, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында яшәүчеләр өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов катнашында әлеге авыл җирлегендә яшәүче гражданнарны урынга чыгып кабул итүне оештырды.

Кабул итү барышында гражданнарга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә үзләренең хокукларын тормышка ашыру тәртибе турында аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсендә күзәтелгән мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International