2019 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы башлыгы Б.И.Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге консультанты А.И.Хәлилов ТР Саба муниципаль районының Шәмәрдән авылында урнашкан "Балкыш" ("Сияние") тернәкләндерү үзәге" АКОда өлкән яшьтәге гражданнар белән кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләрендә семинар уздырды, анда 20дән артык өлкән яшьтәге гражданин катнашты. Яшьләр арасында да, өлкән яшьтәгеләрдә дә кулланучы культурасын арттыру зур әһәмияткә ия. Законнарны яхшы белү дәрәҗәсе аларны үтәүдә чагылыш таба.
Чараларны уздыру барышында товарлар сатып алганда, эшләргә шартнамәләр рәсмиләштергәндә еш очрый торган проблемалар, кулланучы хокукларын бозган өчен җаваплылык турында, сыйфатсыз товарны башкасына алмаштыруны ничек итеп дөрес башкарырга кирәклеге хакында сөйләшенде.
Әңгәмә барышында өлкән яшьтәге кешеләргә "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законы, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә үзләренең хокукларын тормышка ашыру тәртибе турында аңлатылды. Территориаль орган тәҗрибәсендә күзәтелгән мисаллар китерелде.
Кешеләргә кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмат җиткерү аларга үзләрен кулланучылар базарында ышанычлы тотарга, сатып алганда игътибарлы һәм җентекле булырга ярдәм итә.
Мәнфәгатьле гражданнарның барысы да тулы дәрәҗәле аңлатмалар һәм сыйфатсыз товарга юлыккан очракта кулланучы буларак үз хокукларын ничек якларга кирәклеге турында мөһим киңәшләр алды. Шулай ук чарада катнашучыларга кулланучы өчен мәгълүматлар һәм территориаль орган реквизитлары урнаштырылган буклетлар да тапшырылды.