Әгерҗе муниципаль районында Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге актив эшли. Төрле юнәлешләрдә Өченче буын университеты да гамәлдә. 16 февраль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының әйдәп баручы белгеч-эксперты Раушания Яппарова психология төркемендә чираттагы дәресне уздырды. Пенсионерларны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп функцияләре белән, кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре белән таныштырды.
Кулланучының белем дәрәҗәсен арттыруга юнәлдерелгән чара барышында пенсионерлар кызыксындырган барлык сорауларына җавап алды. Катнашучыларның барысына да мәгълүмат материаллары таратылды.