2019 елның 15 февралендә Кукмара районының Зур Сәрдек авылында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органы башлыгы Б.И. Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының контроль-инспекция бүлеге әйдәп баручы белгече И.И.Баһаветдинов катнашында алкоголь продукциясен сату, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны урынга чыгып кабул итү гамәлгә ашырылды, шулай ук авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы семинар-уку уздырылды.
Әлеге чарада сәүдә өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде, ә атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм төрле хәлләрдә аларны хәл итү юллары турында. Кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә аңлатмалар бирелде.