Әлмәт территориаль органы эше турында мәгълүмат

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

2019 елның ике аенда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы белгечләре тарафыннан алкоголь һәм спирткатнашмалы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 21 чара уздырылган, алардан 8 чара Әлмәт районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре катнашында гамәлгә ашырылган, бу чаралар барышында гамәлдәге законнарның бозылу очраклары ачыкланган.

Территориаль орган белгечләре уздыра торган контрольлек чаралары барышында, әйтик, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына килгән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча шәһәрдәге кибетләрнең берсендә алкоголь продукциясен, ә атап әйткәндә, сыраны товар-транспорт документларыннан, ярашлылык сертификатларыннан тыш сату факты ачыкланган, барлыгы 9.5 литр тартып алынган. Мондый сыра легаль булмаган әйләнештә дип таныла һәм сатудан алына. "Халык контроле" ДМС системасында мөрәҗәгать урнаштыручыга 1 мең сум күләмендә матди бүләк түләнәчәк.

Моннан тыш, "Кайнар линия" телефонына килгән мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча уздырылган контрольлек чаралары барышында алкоголь продукциясен контроль-касса техникасын кулланмыйча, шулай ук мәгълүматны этил спиртын, алкоголь продукциясен җитештерү һәм сату күләмен исәпкә алу буенча һәр алкоголь продукциясе берәмлеген сату турында белешмәләрне чагылдыра торган Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына мәгълүмат кабул итүне һәм тапшыруны тәэмин итә торган программа-аппарат чараларын кулланмыйча сату факты ачыкланган. Әлеге факт буенча административ тикшерү уздырыла.

Оешмаларның игътибарын шуңа җәлеп итәсе килә: БДАМС системасында теркәтмичә, димәк, алкоголь продукциясен исәпкә алу тәртибен бозып, алкоголь продукциясен ваклап сату вазыйфаи затларга ун мең сумнан унбиш мең сумга кадәр штраф рәвешендә, административ хокук бозу предметы булган продукцияне конфискацияләп; юридик затларга йөз илле мең сумнан башлап ике йөз мең сумга кадәр штраф рәвешендә, административ хокук бозу предметы булган продукцияне конфискацияләп яки ансыз гына административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International