Буа шәһәрендә сыра сатудагы җитешсезлекләр

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасының "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына ("Халык контроле" ДМС) заявка килде, анда Буа шәһәрендә сыраның документларсыз сатылуы турында хәбәр ителә иде.

Әлеге хәлдә административ хокук бозу билгеләрен дәлилләүче шактый мәгълүмат булуына бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы вазыйфаи заты эш кузгатты һәм административ тикшерү эшен билгеләде.

2019 елның 14 февралендә сәүдә объектын карау барышында алкоголь продукциясен документсыз сату, алкоголь продукциясе әйләнешен исәпкә алуны бозу факты билгеләнде, шулай ук сатуда куллану вакыты узган сыра булуы ачыкланды.

Әйләнештән барлыгы 40,89 литр сыра алынды. Тикшерү дәвам итә, нәтиҗәдә тиешле процессуаль карар кабул ителәчәк.

"Халык контроле" ДМС заявка тапшыручы кешегә акчалата бүләкләү биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International