Маникюр кирәк-яраклары кибетендә семинар-уку

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

2019 елның 19 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Д.Д.Шәмсетдиновның маникюр кирәк-яраклары сатыла торган сәүдә объектында белем бирүле семинар уздырды. Әлеге сәүдә объектында эшкуар кул-аяк тырнакларын тәртипкә китереп бизәү хезмәтләрен күрсәтә. Семинар барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре; РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; РФ Баш дәүләт санитар табибының карары;  ГОСТ Р 58091-2018 "Тырнак сервисы. Терминология, классификация һәм гомуми таләпләр" турында аңлатылды.

Тырнакларны тәрбияләү, буяу, матурлау буенча сервис хезмәтләреннән файдаланучыларга төп киңәшләр:

- барлык бүлмәләр һәм җиһазлар чисталыкта тотылырга тиеш. Бүлмә эче, юа һәм йогышсызландыра торган чараларны кулланып, көненә кимендә ике мәртәбә юешләп сөртелергә тиеш;

- маникюр һәм педикюр кораллары стерильләштерелергә, стерильләштерелгән төргәкләү материаллары белән төргәкләнгән булырга һәм шуларда сакланырга тиеш;

- педикюр ясаганда аяк астына куела торган мендәрнең тышлыгы клеенкадан ясалган булырга һәм һәр кулланган саен йогышсызландыра торган сыеклык белән сөртелергә тиеш. Бер кулланыла торган тышлыклар кулланырга рөхсәт ителә;

- аяк-кул ванналары һәр клиенттан соң йогышсызландырылырга тиеш;

- маникюр һәм педикюр ясаганда һәр кулланучы өчен бер кулланылучы юешләнми торган салфеткалар файдаланылырга, алар һәр кулланган очракта йогышсызландырылырга һәм утильгә озатылырга тиеш;

- тырнак сервисы студиясе хезмәткәрләре медицина карауларын узарга, шәхси медицина кенәгәсе булдырырга һ.б. тиеш.     

Чара азагында "Вестник потребителя" газетасы, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр турында төрле мәгълүматлар урнаштырылган брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International